Түбән Камада "Наше время-Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты фестиваленең сайлап алу этабы узды

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Түбән Камада “Наше время-Безнең заман” IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы зур гала-концерт белән тәмамланды. Татарстанның сигез муниципаль берәмлегеннән 270 катнашучы иҗади эшләүче яшьләр “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше” һәм “Дан минуты” номинацияләрендә үз талантларын тәкъдим итте.

“Мин барлык катнашучыларга һәм проектны оештыручыларга мондый бәйрәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез сәхнәдә күрсәткән матурлык артында зур тырышлык таләп итүче хезмәт тора. Шунысы куанычлы – безнең республиканың киләчәге мондый талантлар кулларында”, - дип мөрәҗәгать итте сәхнәдән Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Муллин.

Тәҗрибәле жюри әгъзалары балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, инженерлар, слесарьлар, Татарстан районнары администрацияләре хезмәткәрләре һәм башкалар тәкъдим иткән номерларны карады. Хәзерге шартларда мондый чаралар аерым әһәмияткә ия, чөнки алар кешеләрне, коллективларны берләштереп, аларның тормышыбызның барлык күренешләрендә дә матур булуын искәртә.

Чара кысаларында талантлы яшьләр моңлы җырлар, дәртле биюләр башкарды. Мисал өчен, Түбән Каманың 53-нче балалар бакчасы укытучы-логопеды, оста вокалистлардан калышмый, француз телендә җырлады. Ә «КАМАЗ» командасы барабаннарда өздереп, залдагыларны ирексездән хәрәкәтләндерде.

“Аммоний” акционерлык җәмгыяте командасы төрле халыкларның бию гореф-гадәтләрен күрсәтеп, матур чыгыш белән шаккатырды. Ахырда барлык катнашучылар “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкарды.

Зона туры нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленде. Беренче урыннарны “Нижнекамскнефтехим”, “Аммоний”, “КАМАЗ” предприятиеләре, Мамадыш муниципаль районы мәгариф бүлеге командалары алды. Икенче урыннар Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты, “Татэнерго” филиалы – Яр Чаллы ТЭЦ командаларына бирелде. Аларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов бүләкләде.

“Талантны ачу, үзеңне күрсәтү өчен нәрсә кирәк? Тиешле шартлар кирәк. “Наше время-Безнең заман” фестивалендә алар бар. Безнең республикада мондый проект һәм мондый талантлар булуына мин чын күңелдән шат. Эә көннәрен нәкъ менә сез җылылык һәм игелек белән яктыртасыз”, - диде Сөләйманов.

“Безнең республикада иҗат белән шөгыльләнү, профессиональ яктан үсү һәм яңа белемнәр алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Татарстанда көчле Президент җитәкләгән көчле халык яши”, - дип өстәде Хашимова.

Алга таба командалар Казандагы суперфиналда зона этапларының калган җиңүчеләре белән очрашачак.

Үз номинацияләрендә аерым башкаручылар дипломнар һәм бүләкләргә ия булды. Аларның аеруча осталары жюри әгъзаларыннан суперфиналга махсус чакыру алды.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, шулай ук Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров тапшырды.

Алда сайлап алу турлары 22-23 октябрьдә – Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак. Зона этапларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән командалар һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексындагы Гала-концертта билгеле булачак. Биредә Гран-при иясе булган команда бүләкләнә һәм аңа ТР Президенты Кубогы, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. “Безнең заман геройлары” махсус призга ия булган Команда Кубок һәм 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International