Казанда эшләүче яшьләрнең VIII иҗат фестивалендә җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

“Наше время - Безнен заман” фестиваленең төп призын Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ командасы яулады. Җиңүчеләрне кичә Татарстан вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бүләкләделәр һәм котладылар.

45 килограммга кадәр авырлыктагы республика Президентының күчмә кубогын җиңүче-триумфаторларга узган елгы республика конкурсында җиңүче булган Горбунов исемендәге Казан авиация заводы командасы тапшырды.

«Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов) бу проектка бик үз итеп карый, дип әйтеергә мөмкин. Аның өчен ул гади фестиваль генә түгел. Бу яшьләргә бик зур инвестицияләр, димәк, республикабызның киләчәгенә инвестицияләр дә", - дип сөйләде Дамир Фәттахов сәхнәдән.

Пандемиягә карамастан, катнашуга гаризалар саны узган елдан арткан. Быел дирекциягә 181 гариза кергән, шул ук вакытта «Наше время - Безнен заман» VII фестиваленә 174 гариза кабул ителгән. Эшче һөнәрләре вәкилләре, интернет ярдәмендә репетицияләр үткәреп, ел дәвамында булачак форумга актив әзерләнделәр.

"Мин инде сигезенче ел катнашам һәм фестивальне оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләргә теләр идем. Көндәшлек елдан-ел арта һәм бу сөендерми кала алмый”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Әлмәттән “Музыка” номинациясендә (Кече формалар) беренче урынны алган “Алнас” ҖЧҖ вәкиле.

«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ учреждениесе командасы алган «Герои нашего времени» өстәмә бүләген тыш, фестиваль яңалыклары арасында - яшь чикләүләрен киңәйтү. Быелдан иҗат коллективлары составына 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге катнашучылар керде. Элегрәк яшь чикләве 41 яшькәчә иде. Төп яшь таләпләре элеккечә калды: ялгыз һәм ансамбльләрдә 18-35 яшьлек дүрт кешегә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Рус һәм татар телләрендә җырлар башкару, хореографик программалар, юмористик күренешләр һ.б. иҗади номерларны Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Татарстан филармониясе Дәүләт халык инструментлары оркестры солисты Резеда Галимова рәислегендә компетентлы жюри бәяләде. Быел жюри составына Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы мөдире, Беренче каналның музыка проектлары вокаль режиссеры Марина Полтеева, «Танцы на ТНТ» проектын куючы хореограф, бал биюләре буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Арсен Агамалян, халык биюе кафедрасы мөдире урынбасары, Мәскәү дәүләт мәдәният институты өлкән укытучысы Евгений Кузнецов, «Сдвиг» Казан театрының сәнгать җитәкчесе, Райкин исемендәге «Сәнгатьтә казанышлар өчен» премиясе лауреаты Александр Фельдман, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе, алып баручы Дмитрий Пивоваров һәм башкалар керде.

Идея авторы һәм проектны оештыручы - «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International