Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында реставрациядән соң борынгы таш мәчетне ачты

2020 елның 11 декабре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында реставрациядән соң ачылган мәчет ачылышында катнашты. Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, 1769 елда салынган Казан читендәге иң беренче таш мәчет.

«Бүген бөтен татар халкы өчен зур тантана. Татар халкы тарихында беренче таш мәчет. Зур хезмәтләр куелып төзекләндерелде. Авыл халкын да, килүчеләрне дә котлыйм. Игелекле сәгатьтә булсын! Гел шушында килергә насыйп булсын! Рәхәтен күрегез! Шушы эштә катнашкан һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Киләчәктә дә республикада мәчетләр гөрләп торсын!» — дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов.

Президент мәчеткә яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады.

«Дин ул — безнең гореф-гадәтебез, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне мәктәптә генә укытып бетереп булмый, мәчет ул яшь буынга фикерләрне тапшыру урыны да. Шушы эшләрне башкарып чыксак, киләчәгебез уңай булыр», — дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.

Таш мәчет архитектура һәйкәле һәм төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты булып тора. Аны Казандагы Шиһабетдин мәчетенә караганда бер елга алданрак төзегәннәр.

Ике катлы мәчет, Екатерина II Указы нигезендә, 1769 елда чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган танылган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан салына.

30нчы еллардан бирле, ягъни Совет чорында мәчет авыл халкы өчен мәдәният сарае булып тора. 2012 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан ул тарихи-мәдәни бина буларак теркәлә.

2018 елда ТР Президенты аппараты җитәкчесе, ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды идарә рәисе Әсгать Сәфәров тәкъдиме белән төзекләндерү эшләре башлана. Иганәчеләр дә ярдәм итә. 2020 елның җәендә, Корбан бәйрәме алдыннан аның гөмбәзенә ярымай урнаштырылды.

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы 1769 елгы мәчетне реставрацияләү хәйрия фондын гамәлгә куючы Илгиз Хәйруллин шушы эшне башкарып чыгучыларга рәхмәтен җиткерде.

— Шушы җимерелгән мәчетне төзекләндерү безнең авыл өстендә иң зур бурыч булып тора иде. Бүген, шөкер, бу бәхетле көнгә ирештек. Һәркайсыгызга Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәтләре яусын.

Габделәхәт Гыйлемхановичның (Хәкимов — Әтнә районы башлыгы, Т.И.) хәер-фатихасы һәм рөхсәте белән мәчетне төзекләндерү турында Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка мөрәҗәгать иттек. Ул шул вакытта: «Мәчетегез бар, матур гына укыгыз», - дип әйткән булса, без бу бәхетле көнне күрә алмаган булыр идек. «Дәүләткә генә ышанып ятмагыз, хосусый-дәүләт партнерлык кирәк», — дип Рөстәм Нургали улы безгә рөхсәтен, фатихасын бирде.

Якташыбыз Әсгать Әхмәт улы Сәфәровка рәхмәтләрне әйтеп бетерә торган түгел. Ул һәрвакыт эшне контрольдә тотты. Үзе җитәкләгән фонд аркылы безгә ярдәмнәрен җибәреп торды. Эшләрнең сыйфаты, башкарылу сроклары Нурия Хашимова контролендә булды.

Мәчетнең төп бизәге — намаз укучылар. Безгә Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә язсын иде, — дигән теләкләрен җиткерде Илгиз Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International