Казанда “Созвездие-Йолдызлык” юбилей фестиваленең Гран-при иясен игълан иттеләр

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

“Созвездие-Йолдызлык” XX Ачык яшьләр телевизион фестивалендә Гран-прига Казан һәм Мамадыш коллективлары ия булды. Тантанада ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярддәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

“Без бүген тарихи вакыйгада катнашабыз – “Йолдызлык”ның 20 еллыгына багышланган бәйрәмдә. Бу фестиваль үзенең матурлыгы белән күптән барыбызны да яулады, аның тәрбияви өлеше дә бик зур. Минем уйлавымча, Татарстанда яшәүче балалар иң бәхетлеләре, чөнки фестиваль ярдәме белән аларның сәләтләрен үстерергә, күрсәтергә бөтен мөмкинлекләре дә бар”, - дип ассызыклады Нурия Хашимова.

Татарстанда ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасы астында узган юбилей фестиваленә нәтиҗә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ясалды.

Зур бәйрәм концерты быел берьюлы өч юбилейга багышланды: “Созвездие-Йолдызлык”ның 20 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы. Бу даталар яшь артистларның чыгышларында чагылыш тапты.

Программаның беренче өлеше тулысынча Бөек Җиңүнең 75 еллыгы темасын яктыртты. Аның ахырында җиңүчеләрне бүләкләргә сәхнәгә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин чыкты.

“Безнең яшь талантларны күрүгә мин чиксез шат. “Йолдызлык”ның мәңгелек иҗат этәргече икәненә мин тагын бер кат инандым. Фестивальнең 20 еллыгы 20 көн генә түгел бит ул, ләкин бу еллар бер мизгел кебек узган. Фестиваль хәрәкәтенең 20 яшенә чыгарылган китап кулыма эләккәч кенә күпме исемнәр, вакыйгалар узганын аңладым, ә бит, чыннан да, барысы да бер мизгелгә сыйган”, - дип бүлеште Зилә Вәлиева.

Концерт милли җыр һәм биюләр белән дәвам итте. Җиңүчеләрне ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм Яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов котлады.

 “Сезз искиткеч талантка ия! Сез – Татарстанның горурлыгы!” – дип белдерде Тимур Сөләйманов үз чыгышында.

Чакырылган кунаклар төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар, медальләр һәм бүләкләр, шулай ук ТР Презиндентыннан махсус стипендияләр, ә педагогларга “Татнефть” компаниясеннән премияләр тапшырды.

“Созвездие-Йолдызлык”ның төп бүләген бирү өчен сәхнәгә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чакырылды. Ул залдагыларны Татарстан Президенты исеменнән сәламләде.

“Вокал” номинациясендә Гран-прины Казаннан “Импульс” вокаль ансамбле яулады, ә “Хореография” номинациясендә иң югары баскычка Мамадыштан “Каприз” бию ансамле менде. Фестивальнең төп җиңүчеләре истәлекле кубок, дипломнар, медальләр, ТР Презиндентыннан махсус стипендияләр, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондыннан  сертификатлар, педагогларга Яшьләр эшләре министрлыгыннан һәм “Татнефть” компаниясеннән премияләргә ия булды.

Гала-концерт фестивальнең “Кояш дискотекасы” гимны белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International