Апаста Каратун һәм Биеш мәктәпләре үз ишекләрен ачты

2020 елның 14 августы, җомга

Апас районы оешуның 90 еллык юбилее уңаеннан капиталь төзекләндерелгән Каратун һәм Биеш мәктәпләре дә үз ишекләрен ачты.

Тантаналы чарада район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм республика кунаклары - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ышанычлы вәкиле Салават Фәтхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

“Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Авыр вакытлар булса да, барлык программалар да сакланып калды. Әлеге программалар буенча районыбызда күп кенә төзекләндерү һәм төзелеш эшләре башкарылды”, - дип белдерде район башлыгы.

Каратун мәктәбе зур үзгәреш кичергән. Бина танымаслык булып үзгәреп, заманча төсмер алган. Биредә 41 миллион 500 мең сумлык эшләр башкарылган. Бинага видеокүзәтү системасы да куелган, аркалы металл эзләгеч җайланма да урнаштырылган. Шулай ук төп бина икенчесенә җылы керү юлы белән тоташтырылган, ашханә зурайтылган, уку бүлмәләре уңайлы һәм заманча төсмер алган. Биеш мәктәбе федераль программа нигезендә төзекләнгән. Биредә 43 миллион сумлык эш башкарылган. Мәктәпнең тышкы ягы да матур төсләре, зәвыклы рәшәткәләре әллә кайдан ук күзгә ташлана. Шулай ук бинаның эчке ягы да яңарыш кичергән. Тантаналы чарада төзекләндерү эшләрен башкарган төзүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International