Камал театры артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узды

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узды.

Программа ике бүлектән торды.

Беренчесендә Рузия Мотыйгуллина уйнаган „Зөләйха“, „Диләфрүзгә дүрт кияү“, „Бирнәсез кыз“, „Өч аршын җир“ кебек классик спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде.

Кичәнең икенче өлешендә җырлар, биюләр башкарылды, юбилярны иҗат коллективлары вәкилләре котлады.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Президентның мәдәният үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова юбилярны рәсми төстә котлап уздылар.

«Татар милләтенең бриллиантларының берсе булган Рузия ханымның юбилей киченә килдек. Бу безнең өчен олы вакыйга», — дип сүзен башлады Вәсил Шәйхразиев. Аннары тамашачыларның игътибарын Рузия ханымның түшендә балкыган дәүләт бизәгенә юнәлтте. Искәртеп үтик, 7 мартта Президентыбыз Рузия Мотыйгуллинаны театр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде.

«Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәүләтнең иң зур бүләкләренең берсен алу — хактан да, зур күрсәткеч. Бүген хөкүмәт, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Сезгә зур рәхмәтебезне белдереп, гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм», — дип җылы тәбрикләвен җиткерде Вәсил Шәйхразиев.

Нурия Һашимова юбилярны Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров исеменнэн котлады. Фонд премиясе белән рәхмәт хатны артисткага тапшырды.

«Сез үзегезнең театрның гына түгел, бөтен республика һәм илнең горурлыгы», - диде Нурия Һашимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International