«Татар кызы»

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә Актаныш районы кызы "Татар-информ" һәм "Интертат" журналисты Энҗе Габдуллина гран-при иясе булды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 60 мең сумлык сертификат бүләк ителде.

Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе кысаларында булдырылган «Казан гүзәле-2022» исеменә Казан кызы Зәринә Әгълиуллина лаек булды.

Энҗе Габдуллина оештыручылар, әти-әниләренә, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен әйтте.

Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә Әтнә районыннан Гөлия Хәкимова махсус призга лаек булды. Гөлиягә 30 мең күләмендәге махсус бүләкне Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова тапшырды.

«Аның барлыгын белмәдек. Ул бөтен кешегә сюрприз иде. Кетмәдем дә әлбәттә! Аптырап басып торганда Әтнә кызы дип әйтүләренә дә реакциям: «Тукта, мин бит ул Әтнә кызы, юк, мин бит инде, әйе инде» – мизгел эчендә генә чиксез уйлар булды. Минем гадәти шөгыльләр, үз-үземне тоту, кызыксынулар барыбер кемгәдер үзгә була бит. Сәхнәдә чыгыш ясаганда гына аларның барысын аңлап бетереп булмый, тик аны күреп алган булсалар кирәк. Чынлап, олы рәхмәт белән кабул итәм ул призны, приздан бигрәк ул бит мине лаеклы итеп күрү, миңа ышану», – ди Гөлия.

Номинацияләр:

«Иң уңган кыз» — Регина Шәйгарданова (Мөслим районы)

"Иң назлы кыз" - Язгөл Миңнуллина (Казан)

"Иң зыялы кыз" - Зилә Минһаҗева (Югары Ослан районы)

«Иң тырыш кыз» — Язилә Әгълиуллина (Мөслим районы)

«Иң серле кыз» — Рәмилә Шәмсемөхәммәтова (Яр Чаллы)

«Иң сөйкемле кыз» — Камилә Сөнгатова (Лаеш районы)

«Иң ягымлы кыз» — Айгөл Шакирова (Балык Бистәсе районы)

«Иң кыю кыз» — Сиринә Насыйбуллина (Яшел Үзән районы)

«Иң максатчан кыз» — Гөлия Хәкимова (Әтнә районы)

«Иң зирәк кыз» — Зәринә Әгълиуллина (Казан)

«Иң моңлы кыз» — Энҗе Габдуллина (Актаныш районы)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International