«Ел җитәкчесе - 2019»

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

«Ел җитәкчесе - 2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Чара Казанда «Пирамида» КСКда узды.

Искәртәбез, быел  икътисадның төрле тармакларыннан 83предприятие һәм оешма җитәкчесе конкурс лауреаты булды.

Номинантлар арасында: Казан, Чаллы муниципаль берәмлекләре, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Теләче, Чирмешән районнары вәкилләре.

2019 ел йомгаклары буенча 16 предприятие җитәкчесе лауреат булды.  

Тантана башланыр алдыннан «Татарстан – 2019» фильмын күрсәттеләр.

Шуннан соң республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Татарстан Республикасы Премьер-министры , конкурс комиссиясе рәисе Алексей Песошин лауреатларга алтын күкрәк тамгалары һәм дипломнар тапшырды.  

«Конкурс комиссиясе 2019 елга йомгак ясады, номинанталар – 83 җитәкче булды», - диде Алексей Песошин.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президентының мәдәния үстерүгә ярдәм фонды башкарма дрекоры Нурия Хашимова һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Хәйриячеләр китабының унынчы томын һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International