Зәйдә традицион "Ялчыгол укулары" үтте

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара быел районда җиденче мәртәбә оештырылды. Быел да ул Имәнлебаш авылында үтте.

Конференциядә Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Диния нәзарәтеннән вәкил Айдар Кәрибуллин, якташыбыз Россия Федерациясе һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КПФУ профессоры, академик Хатыйп Миңнегулов, татар телен һәм мәдәниятен үстерү буенча “Җыен” фонды рәисе, күренекле шагыйрь Разил Вәлиев, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев, шәһәр-район җитәкчелеге, имамнар, татар интеллигенциясе вәкилләре, мәгърифәтченең туганнары һ.б. катнашты

. Татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол - үзенең тормыш юлы белән генә дә гыйбрәтле шәхес. Ул Зәй төбәге өчен аеруча якын, кадерле. Ялчыгол заманында Әстерханда, Дагыстанда, Төркиядә укып, телләр өйрәнеп, Мәккәдә хаҗ кылып, аннан шактый юллар узып, Зәй елгасы буена кайтып төпләнә. Кече Сөндә, соңыннан Җирекле, Кызыл Чапчак, Мәлем авылларында балаларга белем биреп, халыкны агарта, табиблык итә, тарихны өйрәнә, китаплар яза. Килгән кунаклар башта Таҗетдин Ялчыголның каберен зират кылдылар, аның рухына Коръән аятьләре укып, дога калдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов кунакларны сәламләде һәм Ялчыголның эшчәнлеген тагын да өйрәнү,саклау, мирасын популярлаштыру кирәклеге турында чыгыш ясады. "Ялчыгол укулары" танылган татар дин галименең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның мирасын, хезмәтләрен өйрәнү, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау да булып тора. Конференцияне башкарма комитет житәкчесе Илнар Хафизов алып барды.Ул бер-бер артлы сүзне мәртәбәле кунакларга һәм мәгърифәтче яшәгән төбәкләрдән килгән вәкилләргә бирде. Чыгыш ясаучылар Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлын төрле яклап яктырттылар һәм аның мәдәни һәм рухи мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген ассызыкладылар.Кунаклар шулай ук ачык һавада һәм мәдәният йорты фойесында оештырылган күп төрле күргәзмәләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International