Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Казанда мастер-класс үткәрде

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрьдә Су спорт төрләре сараенда Россия Хезмәт Герое, Россиянең атказанган тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның хәйрия мастер-классы узды.

Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәсәнов һәм Алексей Созинов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды идарәсе рәисе Марина Вавилова һәм Татарстан республикасы Президентының мәдәният үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Хашимова катнашты.

Мастер-класс кысаларында Анжела Вавилова исемендәге Фонд тарафыннан хосписның икенче бинасын төзүгә акча җыю оештырылды. 

Мастер-класс нәтиҗәләре буенча хосписның икенче бинасын төзүгә 119 839 сум акча җыелды.

Исегезгә төшерәбез, мондый чараларны һәм танылган синхрончыларның күрсәтмә чыгышларын Казанда инде берничә ел үткәрү традицияләре бар. 2018 елда мастер-классны ике тапкыр олимпия чемпионы Алла Шишкина уздырды.

2019 елда махсус матбугат конференциясе кысаларында мастер-класс алдыннан Татьяна Покровская Татарстан Республикасы Синхрон йөзү федерациясе белән Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды арасында партнерлык һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International