Алешкин-Саплык авыл җирлегендә яңа бина ачылды

2019 елның 31 августы, шимбә

 Алешкин-Саплык авылында авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. 

   Хакимият органнары биналарын яңарту республика программасы кысаларында бара. Һәм бу безнең Чүпрәле районында әлеге программа буенча файдалануга тапшырылган беренче объект.

   Район Башлыгы Марат Гафаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, төзүчеләр һәм башка вазыйфаи затлар авыл халкын яңа административ бина белән котларга килделәр.

   - Президент программасы кысаларында республикада ФАПлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм капиталь ремонтлана. Менә авыл Советлары һәм башкарма комитетлары биналарына да чират җитте, - диде сәламләү сүзендә Әгъзам Гобәйдуллин. Ул халыкка сәламәтлек, озын гомер теләде һәм үз җирләрен хезмәтләре белән данларга чакырды.

   Марат Гафаров тантанада катнашучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм:

   - Алешкин-Саплык авыл җирлегендә яшәүче халык бик актив. Шуңа күрә авылыгыз да үсә, яңарыш кичерә. Шуңа да карамастан, безнең әле алда эшләнәсе планнар бар, аларны да тормышка бергәләп ашырырбыз, дип уйлыйм һәм кече Ватаныбыз, республикабызны ямьләп хезмәт итәчәкбез, дип ышанам,  - диде.

   Тантана барышында төзүчеләрнең кайберләре район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International