X бөтенроссия татар дин әһелләре форумы

2019 елның 14 июне, җомга

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә X бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Биредә Татарстан Республикасы Президентының мәдәният үстерүгә ярдәм фонды идарә рәисе Әсгать Сәфәров та катнашты.

«922 елда Борынгы Болгар территориясендә безнең ата-бабаларыбыз Ислам кабул иткән, бу безнең халкыбызның киләчәк үсешен билгеләгән. Мең елдан артык татар халкы мөселман дөньясының мөһим өлеше булып тора, күп милләтле Россия үсешенә, уртак дәүләтчелегебезне, мәдәни һәм рухи гореф-гадәтләребезне ныгытуга ярдәм күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында.  

Ул билгеләп үткәнчә, күп гасырлар буена Ислам татарларның милли үзенчәлегендә мөһим урын алып тора. «Барлык кыелыкларга крамастан, без һәрвакыт ышанычлы рәвештә алга бардык. Безнең милли яңарышыбызның төп көче Ислам булды. Шуңа бәйле рәвештә татар дин белгечләренең фикер үсешен өйрәнү аеруча әһәмиятле. Әмма бүген Мәрҗани, Баруди, Муса Бигиев, Курсави дәрәҗәсендәге галимнәребез һәм дин белгечләребез юк», - дип саный ТР Президенты.

«Төп бурычларыбызның берсе – татар милләтен, туган телне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу. Бүгенге гади булмаган шартларда  милли үзаңыбызны саклап калуда мөһим факторларның берсе дин булып тора. Ул безгә төрле авырлыкларга каршы торырлык рухи көч бирә. Соңгы вакытларда мәчетләрдә туган телне, туган әдәбиятыбызны һәм татар халкының мәдәниятен өйрәнү дәресләрен оештыру эше активлашу – куанычлы хәл. Форумыбызның йомгаклау документларында бу мәсьәләнең актуальлеген күрсәтергә кирәк, дип саныйм», - диде ТР Президенты.

2020 елда Россиядә халык санын алу уздырылачак. Рөстәм Миңнеханов татар милләтенең бердәмлеген саклап калу мөһимлегенә басым ясады.  

«Быел без Татар дин әһелләренең унынчы форумын уздырабыз. Бу елларда гамәлгә ашырылган күп кенә проектларны уртак эшебез нәтиҗәсе дип санарга мөмкин. Аны дәвам итәргә, яңа идеяләр һәм проектлар белән баетырга кирәк», - диде ул. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International